Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә паспортлар тапшыру тантанасы узды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

2015 елның  1 нче декабрь көнендә, Түбән Кама муниципаль районының ГХАТ идарәсендә 14 яшүсмер илебезнең тулы хокуклы гражданына ия булды.  Бу вакыйганың ГХАТ идарәсендә уздырылуы символик мәгънәгә ия, чөнки монда һәр кеше, үзенең тормышындагы беренче документ – туу турында таныклык ала. Танталы рәвештә балаларга әти-әниләре, шәһәребезнең кунаклары алдында – Рәсәй Федерациясенең гражданины   паспорты тапшырылды.

Тантананы патриотик шигыйрьләр һәм җырлар ачты. Балалар паспортның тарихын кызыксынып тыңладылар. Шулай ук, яшүсмерләр өчен көтелмәгән, тарихлы викторина узды. Федераль Миграция Хезмәте идарәсенең Татарстан республикасы буенча, Түбән Кама шәһәре урынбасары, эксперт Людмила Балашова балаларны тормышларындагы шушы мөһим вакыйга белән котлап, аларга иң кирәкле документ – паспортларын тапшырды.  Хәзер инде алар – илебезнең тулы хокуклы гражданнары.

Хәзер инде ышаныч белән әйтергә була, балалар киләcе елда 50 еллык юбилеен  билгеләп үтүче   Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы өчен  барсын да эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International