Ана һәм бала!

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

Ана һәм бала! Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. Әниләр көне уңаеннан Балтач ЗАГС бүлегендә танталы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Бу матур чарада һәрбер әнигә  җылы теләкләр юлланды.  Тантанада район ветераннар Советы рәисе Рифат Габдулла улы Абдуллин, Балтач районы “Ак калфак”  оешмасы җитәкчесе Камалова Зөлфирә Фәсхи кызы, район Пенсия фонды идарәсе  җитәкчесенең урынбасары Сафина Алсу Сәяф кызы гаиләләргә матур теләкләрен җиткезделәр. Һәр бала әти-әнисенең өмет-ышанычын аклап, рухи һәм физик яктан матур, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булып үссен иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International