Алтын һәм бриллиант туй юбилярларына Казан мэры И.Р. Метшин исеменнән котлау хаты һэм акчалата бүләк тапшырылды.
Бу көнне юбилярлар беренче танышкан, гайлә корган көннәрен кабат күңелләрендә яңарттылар. Казан шәһәренең 61 нче номерлы коррекцион мәктәбе укучыларының концерт номерлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Алдагы көннәрдә дә балалар, оныклар бәхетенә куанып, һәр туган көнгә сөенеп яшәргә язсын аларга!