Сәхнәдә гадәти булмаган әниләр

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Әниләр көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Чүпрәле районының мәдәният сарае сәхнәсендә язмыш тарафыннан билгеләнгән олы да, катлаулы да сынауларны үткән – игезәк балалар тәрбияләп үстерүче Әниләрне котладылар. Олы хөрмәткә лаек булган әниләрне район башлыгы кайнар котлады, аларга иң җылы теләкләрен җиткерде. Шушы әниләр арасында 2 пар игезәк балалар (1 пар кызлар, 1 пар малайлар) тәрбияләп үстерүче Нәзирә апа Камаловада бар. Биш бала тәрбияләп үстергән, аларны олы тормышка озаткан ана бүгенгесе көндә лаеклы ялда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International