“Без сәламәт! Кушылыгыз!” дип аталган Беренче республика спартакиадасы нәтиҗәләре чыгарылды. Баулыда яшәүче Хәмитовлар гаиләсе Гаилә стритболында беренче урынны яулады. Алсу Сирин кызы һәм Руслан Виталий улы өч бала тәрбиялиләр, спорт белән шөгелләнәләр.
9 декабрь – халыкара корупция белән көрәшү көне. Казан шәһәренең ЗАГС органнарына барлык килүчеләргә, корупциягә каршы чарасы кыссаларында опроста катнашырга тәкъдим итәбез.
2015 елнын 1 декаберендэ Буа дәүләт драма театры бинасына физик мөмкинлекләре чикләнгән 200 бала җыелды. Сабыйлар әти-әниләре белән бергә килделәр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова сәламләде.
Шулай итеп, “Эшлекле дүшәмбе” катнашучылары традицион иганәчелек марафонына старт бирделәр.
2015 елның 2 декабрендә Яшел Үзән муниципаль районында башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Яшел Үзән районының тагын биш гаиләсенә, гаилә һәм балалар хакына ,453,026 мең суммасы белән куллана алу мөмкинлеге булды.
Сарман районы Кормаш авылында тормыш итүче Фәйзелхак һәм Тәзкирә Миңнегалиевлар үзләренең Бриллиант туйларын - бергә торуларына 60 ел тулуын билгеләп үттеләр.
Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда Вельмизева Долянага исем кушу мәҗлесе узды. Доляна – Дмитрий һәм Ольга көтеп алынган икенче сабыйлары.
Баулы ГХАТ бүлегендә ноябрь аенда туу турыдагы актлар үлү турындагы актларга караганда күбрәк төзелде. Барысы 36 бала туу турындагы акт теркәлде. Шулар арасында 18 малай һәм 18 кыз. Кызларны әти-әниләр Ралина, Самира исемнәре белән еш атыйлар, ә малайларга күбрәк Данил, Аяз исемнәре бирәләр. Иң сирәк исемнәр булып Эрика, Аслан, Алан, Айзат, Мирон тора.
2015 – нче елның беренче кыш көнендә, Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре өч игез бала тууын теркәделәр.
Бүген “Космос” яшьләр үзәгендә исәнлекләре чикле булганнарның декадасы ачылуга багышланган танатаналы кичә булды.