Инвалидлар көне уңаеннан муниципалитет бинасында мәктәп укучылыры эшләнмәләренең сату-күргәзмәсе булып узды

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Шулай итеп, “Эшлекле дүшәмбе” катнашучылары традицион иганәчелек марафонына старт бирделәр.

   Инвалидлар декадасы- кешеләргә игътибарлылык, мәрхәмәтлелек, кайгырту һәм ярдәм итәргә кирәклеге турында искә төшерә. Җәмгыятьчелекнең игътибарын инвалидлар проблемаларына, шулай ук аларның инвалидларга карата карашларын, мөнәсәбәтләрен үзгәртүгә юнәлтергә кирәк .

       Бөтенрайон планеркасында катнашучылар мәктәп укучыларының эшләнмәләрен  сатып ала алдылар. Җыелган акчалар физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтергә китәчәк. Бу иганәчелек марафонының старты, традицион рәвештә Декаданың башы дип билгеләнә. Аның нәтиҗәләрен 9 декабрьда район Мәдәният йортында игълан итәчәкләр. Җыелган акчалар инвалидларга тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International