Сарман районы Кормаш авылында тормыш итүче Фәйзелхак һәм Тәзкирә Миңнегалиевлар Бриллиант туйларын - бергә торуларына 60 ел тулуын билгеләп үттеләр

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

Сарман районы Кормаш авылында тормыш итүче Фәйзелхак һәм Тәзкирә Миңнегалиевлар үзләренең Бриллиант туйларын - бергә торуларына 60 ел тулуын билгеләп үттеләр.

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак  абый гомер буе күмәк хуҗалыкта  хисапчы, Тәзкирә апа төрле эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә  Фәйзелхак абый һәм Тәзкирә апаның 6 оныклары һәм 6 оныкчыклары бар.

Аларны  юбилейлары белән котларга район һәм авыл җирлеге  җитәкчелеге, якыннары-туганнары җыелды. Юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Фәйзелхак абый һәм Тәзкирә апага тигез картлык, күңел тынычлыгы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International