Традиция буенча, 1 декабрьдән 10ына кадәр инвалидар ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк.
2015 елның 3-нче декабрь көнне Чүпрәле районында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга Фестиваль һәм Спартакиада үткәрелде. Бу бәйрәм кысаларында балалар тарафыннан эшләнгән әйберләр сату буенча ярминкә оештырылды, ә җыелган акчалар мохтаҗларга ярдәм итү максатына кулланылачак.
Бүлек җитәкчесе Рафия Зөфәровна укчыларны ГХАТ бүлегенең тарихы, районның демографик күрсәткечләре һәм архив фонды белән таныштырды. Әңгәмә җанлы аралашуга әйләнде: укучыларны бигрәк тә никахны теркәү,исем алыштыру тәртипләре кызыксындырды. Шулай ук аерылу очракларын китереп чыгарган сәбәпләр турында сорауларга да җаваплар ишеттеләр.
3.12.2015 Алабуга ЗАГС бүлегендә Пенсия фонды белән берлектә 10 гаиләгә ана капиталын алуга таныклык тапшырдылар. Аны тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева һәм Пенсия фонды җитәкчесе Е.Е.Глинская тапшырдылар.
3 декабрь көнне сугыш һәм хезмәт ветераны Валентин Гаврилович Макаров өчен истәлекле вакыйга булып үтте. Аңа 90 яшь тулды. Юбилярны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Клара Габидуллина, ветераннар Советы рәисе Геннадий Халиуллин, “Үзәк” иҗтимагый үзидарә рәисе Римма Никифорова һәм район мәдәният йорты автоклубы артистлары килде. Ветеранга ил башлыгы Владимир Путин исеменән открытка һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре башкаруындагы җырлар ветеранга һәм тантанага җыелган кунакларга бик хуш килде.
2015 елның 3 декабрендә Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда юбилярлар парады узды.
Киров ЗАГС ремонтка ябылу сәбәпле юбиләрлар Казан гаилә үзәгенә чакырылдылар.
Чакырылган кунакларга яшьләр өчен уйнатыла торган Марш мендельсоны уйнатылды. Барлык парларга да 50-еллык юбилейга җитү бәхете туры килми. Кебек матур чакырылган Казан гаиләләре, аерым бер хөрмәтккә һәм игътибарга лаеклы.
Үзәккә чакырылган 5 гаиләдән гүзәл-затлар ирләре сайлап ставка куйган буенча төрле шартлардагы уеннарда катнашканнар. Алар арасында: кадак кагу, лимон ашау, шар җыю, кер элү, авыздан укып сүз тану, тачка белән бала ташу, саморез сүтү, энәгә җеп саплау, шар җыю. Әлеге чараның төп максаты - гаилә институтының бәясен күтәрү. Яшь гаиләдә бер-береңне аңлауны көчәйтү, аерылышу сәбәпләрен булдырмау. Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова бу бәйрәмгә хөкемдар булып чакырылды.Иң яхшы хатын» конкурсы быел беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә киләчәктә дә мондый чаралар үткәрү күздә тотыла.
Түбән Кама 50 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә. Бу уңайдан киләсе елда күп төрле проектлар тормышка ашырылачак. Бу турыда шәһәр һәм район башлыгы Айдар Метшин сөйләде. “Шәһәрнең 50 еллыгына 150 меңенче бала” проекты инде хәзер гамәлдә. Ул туучы балалар санын арттырып, демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән.
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, 3 декабрьдә район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты ЗАГС бүлеге, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар.