«Хыял» яшьләр үзәгендә «Иң яхшы хатын» дигән конкурс уздырылды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Үзәккә чакырылган 5 гаиләдән гүзәл-затлар ирләре сайлап ставка куйган буенча төрле шартлардагы уеннарда катнашканнар. Алар арасында: кадак кагу, лимон ашау, шар җыю, кер элү, авыздан укып сүз тану, тачка белән бала ташу, саморез сүтү, энәгә җеп саплау, шар җыю.  Әлеге чараның төп максаты - гаилә институтының бәясен күтәрү. Яшь гаиләдә бер-береңне аңлауны көчәйтү, аерылышу сәбәпләрен булдырмау. Балтач ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова бу бәйрәмгә хөкемдар булып чакырылды.Иң яхшы хатын» конкурсы быел беренче мәртәбә генә үткәрелсә дә киләчәктә дә мондый чаралар үткәрү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International