Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, 3 декабрьдә район үзәгендә мөмкинлеге чикләнгән райондашлар арасында традицион шашка-шахмат бәйгесе узды. Халыкны социаль яклау район идарәсе, яшьләр эше һәм спорт комитеты ЗАГС бүлеге, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белгечләре әзерләгән бу ярышны райондашлар һәр елны көтеп алалар. Быелгы бәйгедә егермедән артык кеше катнашты. Арада ике хатын-кыз да бар. Иң өлкән шахматчыга 83 яшь, ул Апастан Азат абый Гомәров.