Инвалидлар көненә чаралар

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2015 елның 3-нче декабрь көнне Чүпрәле районында мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга  Фестиваль һәм Спартакиада үткәрелде. Бу бәйрәм кысаларында балалар тарафыннан эшләнгән әйберләр сату буенча ярминкә оештырылды, ә җыелган акчалар мохтаҗларга ярдәм итү максатына кулланылачак. Шушы ярминкә вакытында ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Анжела Вавилова фондының үтенечен үтәп куб-тартма урнаштырылды. Әлбәттә, ярминкәгә килүчеләр бу Фондка да үз өлешләрен кертергә тырыштылар.

       Һәр атнаның шимбә көнендә уза торган киңәшмәдә (5 декабрь 2015 ел) район оешмаларының җитәкчеләре тарафыннан бу изге гамәл дәвам иттерелде, һәркем күңеле кушканча үзенең  өлешен кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International