Олы Кайбыч урта мәктәбенең 11 сыйныфларында укытыла торган “Гаилә нигезләре” дип аталган электив курсларның чираттагы дәресе Кайбыч муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узды

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Бүлек җитәкчесе Рафия Зөфәровна укчыларны ГХАТ бүлегенең тарихы, районның демографик  күрсәткечләре һәм архив фонды белән таныштырды. Әңгәмә җанлы аралашуга әйләнде: укучыларны бигрәк тә никахны теркәү,исем алыштыру тәртипләре кызыксындырды. Шулай ук аерылу очракларын китереп чыгарган сәбәпләр турында сорауларга  да җаваплар ишеттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International