Түбән Кама 50 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә. Бу уңайдан киләсе елда күп төрле проектлар тормышка ашырылачак. Бу турыда шәһәр һәм район башлыгы Айдар Метшин сөйләде. “Шәһәрнең 50 еллыгына 150 меңенче бала” проекты инде хәзер гамәлдә. Ул туучы балалар санын арттырып, демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән.
Әлеге фикер Түбән Камада туган балаларның санын исәпләгәннән соң барлыкка килә. ГХАТ идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә шәһәрдә андый 143 827 кеше теркәлгән. Димәк, 150 меңенче бала киләсе - юбилей елның август – сентябрь айларында дөньяга киләчәк.
“Без бу гаиләгә нинди бүләк бирү турында бик озак уйладык. Һәм фатир – иң яхшы вариант булыр дигән фикергә килдек” – диде шәһәр һәм район башлыгы Айдар Метшин. Әлеге мөмкинлек өчен ул төп партнер һәм иганәче, “Эссен” гипермаркетлар челтәре генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеевка рәхмәт сүзләрен белдерде. Айдар Метшин әйтүенчә, 150 меңенче түбәнкамалының дөньяга беренче аваз салуы бар шәһәр өчен зур бәйрәм булачак.