ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 4 декабрь көнендә ТР Лениногорск муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә шәһәрнең 2 нче урта белем бирү мәктәбенең укучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашуның төп максаты булып мәктәп программасына кертелгән Гаилә кануннарын ныгыту темасын күз аллау булды.

Районда 4928 инвалид яши, шуларның 341 балалар. 

Инвалидлар декадасына карата багышланган көнне, Буа муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, Буа шәһәрендә яшәүче Диләрә Гайнетдинованың өенә бардылар. Үзенең тумыштан булган кимчелекләре булса да, Диләрә бассейнны һәм сәнгать мәктәбенә яратып өйри. Шәһәрдә үткән төрле музыкаль чараларны да калдырмый. ГХАТ бүлегеннән килгән хезмәткәрләрне ул бик яратып каршы алды. Алар да буш кул белән килмәгәннәр, Диләрәгә истә калырлык бүләк тапшырдылар.

Минзәлә районы Тулыбай авылында яшәүче Рашат һәм Нәкыя апа үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар 5 бала үстереп тормыш юлына бастыра. Хәзерге көндә 9 онык үстерергә ярдәм итәләр. Лаеклы ялда булсалар да район күләмендә үткәрелгән концертларда катнашмый калмыйлар.

4 нче декабрь көнне Питрәчнең 1 мәктәбендә ГХАТ бүлеге тугызынчы һәм унынчы класс укучылары белән очрашу уздырды.

Түбән Кама районында “Авыл Хуҗабикәсе” дип исемләнгән киң күләмле бәйге  инде дүртенче ел дәверендә үткәрелеп килә.

Сайтка керүчеләр электрон язылышуга, озак яшәүчеләр парларга, аерылышуга  гариза бирү тәртибе һәм башка турындагы яңалыклар белә алалар.

1 нче ноябрьдән алып 30 ноябрьга кадәр шәһәрдә 1837 туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.

Узган айда җиде бала тудыру йортларында 1220 бала рәсмиләштерелгән. Алар арасында: 374 – 1нче бала тудыру йортында, 201 – ДРКБда.


3
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 нче елның 1 декабрендә Никах теркәү Идарәсендә, Инвалидлар декасы кысаларында, мөмкинлекләре чикле булган балаларга дәрес үткәрелде. ГБОУ НПО «№63 нче профессиональ училищесы» балалары Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә кунакта булдылар.

3 нче декабрь көнне Теләче район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар һэм өлкәннәр өчен күңел ачу чарасы үтте. Әлеге чарада, балалар өчен, иң сөендергәне Кыш бабай һәм Кар кыз кулыннан күчтәнәчләр алу булды. Бу бәйрәмдә шигырьләр сөйләп, төрле уеннарда катнашкан нарасыйларның йөзеннән нур бөркелә иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International