Бүген район делегациясе Мөслим районы Югары Табын авылында гомер итүче Хөснуллина Рәзифә Сахипян кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Декаданың беренче көнендә, Минзәлә шәһәренең балалар сәнгать йортындаинвалидлар өчен зур бәйрәм үткәрелде. Бу очрашуда социаль яклау бүлеге, ГХАТ бүлеге җитәкчеләре катнашты.
Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда Лев Толстой “Анна Каренина” романына сәбәпләнгән кышкы бал булды.
2015 нче елның 05 декабрендә Сарман районы ГХАТ бүлегендә 100 нче пар теркәлде. Алар – Мостафин авылыннан Нуретдинов Румил Рамил улы һәм Петровский Завод авылыннан Асанова Ильвира Михаил кызы. Нуретдиновлар гаиләсенә гаилә бәхете, 100 ел бергә яшәүләрен телибез!
2015 елның 5 декабрендә “Гаилә кору” дәресендә1 гимназия мәктәбе укучылары укытучылары белән регистрацияда булдылар. Балалар бәхетле парларга сокланып карап тордылар.
Яшьләр бар дөнья яшеллеккә күмелгән яз аенда, 9 апрельдә танышалар. Анатолий Петрович очучы, ә Людмила Григорьевна гомерен балаларга багышлый. Абрамовлар 1 ул, 1 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның 1 оныклары һэм бер оныкчыклары бар.
5 нче декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә яшәүче Буятова Пелагея Алексеевнага 90 яшь тулды. Бу чор кешеләре үз гөмерендә зур кыенлыклар күргәннәр, ачлык та кичергән, ялангач та йөргәннәр. Авыр сугыш елларында Пелагея апа колхоз эшләрендә эшли, трактор йөртә. Тырышлыклары өчен ул күп бүләкләргә лаек, тыл хезмәткәре исеменә лаек. Пелагея апаны бу зур бәйрәме белән котларга шәһәр Советы җитәкчесе Е.Ф. Сысоева һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П. Куприянова катнашты, аңа рәхмәт әйтеп зур бүләк тапшырдылар.
Гаилә башлыгы Александр 20 ел эчке эшләр министрлыгында эшләп лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Наталья хезмәт эшчәнлеген балаларга багышлый. Иң элек балалар бакчасында хезмәт куя. Хәзер исә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән эшләүче “Здравушка” реабилитация үзәгендә музыкаль җитәкче вазифасын башкара. Волконадскийлар үзләренә лаеклы ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
Арабызда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, аларга карата игътибарны юнәлтү максатыннан ел саен 3 декабрьдә халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Безнен бурычыбыз-аларга уңайлыклар тудыру һәм тормышларын җиңеләйтү.
Инвалидлар декадасы кысысында “Кояшлы” инвалид-балалар социаль төрнәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалага, әти-әниләргә, укытучыларга электрон дэулэт хезмэт курсэтулэре мөмкинлекләре турында сөйләделәр.