Бүген район делегациясе Мөслим районы Югары Табын авылында гомер итүче Хөснуллина Рәзифә Сахипян кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Рәзифә ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.