90-яшьлек юбилее

2015 елның 5 декабре, шимбә

5 нче декабрь көнне Минзәлә шәһәрендә яшәүче Буятова Пелагея Алексеевнага 90 яшь тулды. Бу чор кешеләре үз гөмерендә зур кыенлыклар күргәннәр, ачлык та кичергән, ялангач та йөргәннәр. Авыр сугыш елларында Пелагея апа колхоз эшләрендә эшли, трактор йөртә. Тырышлыклары өчен ул күп бүләкләргә лаек, тыл хезмәткәре исеменә лаек. Пелагея апаны бу зур бәйрәме белән котларга шәһәр Советы җитәкчесе Е.Ф. Сысоева һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе А.П. Куприянова катнашты, аңа рәхмәт әйтеп зур бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International