Халыкара инвалидлар көнендә никахлашу тантанасы

2015 елның 5 декабре, шимбә

Арабызда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, аларга карата игътибарны юнәлтү максатыннан ел саен 3 декабрьдә халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Безнен бурычыбыз-аларга уңайлыклар тудыру һәм тормышларын җиңеләйтү.

          Әлмәт муниципаль районында булдырылган традиция буенча инвалидларның проблемаларын хәл итү, ихтыяҗларын канәгатьләндерү, аларның социаль, икътисад һәм мәдәният өлкәләрендә катнашуларын хуплауга юнәлтелгән төрле чаралар декадасы үткәрелә.

          Халыкара инвалидлар көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә Скворцов Алексей һәм Комарова Наталия никахы теркәлде. Алексей инвалид булуына карамастан җәмгыяттә үзен бик актив тота, үз позициясе белән чыгышлар ясый. ГХАТ идарәсе белгече Комарова О.В. яшьләрне котлап, аларга сәламәтлек, ак бәхетләр, җан җылысы, гаилә тормышында матур, истәлекле мизгелләрнең күбрәк булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International