“Электрон дәүләт хезмәт күрсәтүләре - тоелганга караганда күпкә җиңелрәк” 4 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән гаиләләр өчен ачык дәрес үткәрелде

2015 елның 4 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысысында “Кояшлы” инвалид-балалар социаль төрнәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалага, әти-әниләргә, укытучыларга электрон дэулэт хезмэт курсэтулэре мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

Без шәһәр кешеләре белән аралашу өчен актив рәвештә электрон сервис һәм интернет ресурсларны кулланабыз.

Мәсәлән, бүген без казанлылар белән танылган “В контакте”, “Фейсбук” 1әм “Инстаграм” социаль челтәрләр аша аралашабыз.

Безнең сайтта бик күп кызыклы һәм кирәкле мәгълумат табарга мөмкин.  Дэулэт хезмэт курсэтулэре  порталында теләсә нинди документ алу өчен буенча гариза бирергә,  язылышуны теркәү буенча ЗАГС ка гариза бирегә һәм электрон подпись белән теркәгә мөмкин. Шул ук вакытта язылышу тантанасына гына килеп, язылышу тырындагы таныклыкны алырга мөмкин.  Көнне, сәгатьләрне әрәм итмичә, чират тормыйча  үзегезгә уңайлы вакытка кабул итүгә язылырга мөмкин. Дэулэт хезмэт курсэтулэреның бик күп мөмкинлекләре турында Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы мэгълуматлаштыру hэм элемтэ Министрлыгы хезмәткәре чыгыш ясады.

Балалар кызыксыну белән порталның мөмкинлекләрен өйрәнделәр, ничек итеп электрон имзаны алырга мөмкин,  нәрсә ул апостиль, порталның виртуаль картасын ничек итеп эшләү турында бик күп кызыклы сораулар бирделәр. Дәрес ахырындакатанашучылар бер фикергә килделәр: Дэулэт хезмэт курсэтулэре порталы белән эшләү тоелганга караганда күпкә  җиңелрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International