Декаданың беренче көнендә, Минзәлә шәһәренең балалар сәнгать йортындаинвалидлар өчен зур бәйрәм үткәрелде. Бу очрашуда социаль яклау бүлеге, ГХАТ бүлеге җитәкчеләре катнашты.
Бәйрәмнең беренче өлешендә инвалидлар төрле-төрле мастер-классларда катнашты, кемдер кәгазьдән чәчәкләр, кемдер күннән картиналар, кемдер җыр бүлегендә катнашты. Бәйрәмнең икенче өлешендә күп еллар бергә яшәүче гаиләләрне билгеләп үттеләр. Тулыбай авылында яшәүче Илдус һәм Ләйсәрә Шәрәфетдиновлар менә инде 25 ел бергә яши. Шул гомеренең 12 елын алар кызлары Илүзәнең сәламәтлеге өчен көрәшеп яши. Урыс авылында яшәүче Гөлшат һәм Фәнил Закировлар да көмеш туйларын билгеләп үтәргә җыела. Алар 2 ул үстерә. Күптән түгел Гөлшат авырып китә һәм аның аягын кисәләр. Бүген ул протез белән йөри. Иренең һәм балаларының мәхәббәтен тоеп яши ул. 30 ноябрь көнне уллары Илназ һәм Илдар армия сафларына басты. Әлфинә һәм Айдар Шакиряновлар әле күптән түгел генә, 2012 елда гаиләләрен төзи. Әлфинә 1 группа, Айдар 2 группа инвалид. Бүген алар 2 ул үстерәләр. Бу гаиләгә сакланып бетеп булмый. Районының ГХАТ бүлеге мөдире А.П. Куприянова аларны котлап үтте һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.