Гаилә башлыгы Александр 20 ел эчке эшләр министрлыгында эшләп лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Наталья хезмәт эшчәнлеген балаларга багышлый. Иң элек балалар бакчасында хезмәт куя. Хәзер исә физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән эшләүче “Здравушка” реабилитация үзәгендә музыкаль җитәкче вазифасын башкара. Волконадскийлар үзләренә лаеклы ике ул тәрбияләп үстергәннәр.
Бәйрәмдә юбилярларның балалары һәм дуслары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.