Түбән Кама районында “Авыл Хуҗабикәсе” дип исемләнгән киң күләмле бәйге инде дүртенче ел дәверендә үткәрелеп килә.
“Түбән Кама Хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы" һәм муниципалитет тарафыннан уздырыла торган әлеге конкурс, һәр авыл җирлегеннән килгән унбиш кызлар, Иске Чишмә авылында финал ярышында җыелды.
"Авыл Хуҗабикәсе" бәйгесе искиткеч күргәзмә белән ачылды, анда тәкъдим ителгән ризыкларны, үз куллары белән пешергән, тәмле пироглар, ясаган йомшак уенчыкларны, бәйләгән әберләрне, бисердан ясалган чәчәкләрне күрергә мөмкин иде. Һәр катнашучы бик тырышып эшләде. Катнашучылар төрле ярышларда көч сынашты. Азык-төлек пешерүдән катнашучы кызлар, җитдирәк ярышка күчтеләр: бүрәнә кистеләр, тукыма тукадылар, тизлеккә токмач кистеләр. Һәр катнашучы өчен эшли алмаслык биремнәр булмады, алар аны җиңеллек белән башкарып чыгардылар. Бәйге арасында иҗади конкурс номерлары да булды –җырлар, инструменталь композицияләр.
Залда укучылар, әби-бабайлар һәм катнашучыларны ярдәм итү уңаеннан, җанатарлар да җыелды. Гадәти булмаган ярышка карарарга, дип авылдашлар гына түгел, шәһәр кунаклары да җыелды. Бәйрәмнең зур кунагы булып, Татарстаннын сәясәтчесе Зилә Вәлиева килде. Ул үзенең фикерләре белән уртаклашты, ә җанатарларга һәм катнашучыларга күңелле бәйрәм өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Ул, Татарстан Республикасының, шулай ук " Хатын-кызы елы" конкурсы финалчыларын чакырды.
"Авыл Хуҗабикәсе" бәйгесенең баш оештыручылары булып, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов һәм депутат ярдәмчесе Сергей Еньков чыгыш ясадылар.
Бик озак уртаклашканнан соң, уртак фикергә килеп, “Авыл хуҗабикәсе – 2015” исемен сайладылар. "Татарстанның Хатын-кызларыннан" ноутбук иясе һәм мактаулы исемгә Разия Якупова лаек булды. Һәр финалист хатын-кызына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Киләсе елда оештыручылар “Авыл хуҗабикәсе” бәйгесен табигать кочагында үткәрергә ниятлиләр.