«№63 нче профессиональ училищесы» тәрбияләнүчеләре Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә кунакта

2015 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2015 нче елның 1 декабрендә Никах теркәү Идарәсендә, Инвалидлар декасы кысаларында, мөмкинлекләре чикле булган балаларга дәрес үткәрелде. ГБОУ НПО «№63 нче профессиональ училищесы» балалары Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә кунакта булдылар.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең җитәкчесе Бэлла Махотина ГХАТ идарәсе эшчәнлеге турында сөйләде һәм гайлә байлыгы, кеше тормышында гайлә әһәмиятен аңлатты. Әлеге әңгәмә балаларда зур кызыксыну уятты һәм моназарага кереп, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

ГХАТ идарәсендә мондый очрашулар яшьләр өчен мөһим һәм кызыклы чара, аларның гайлә байлыкларына карата дөрес карашларын формаллаштырырга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International