Минзәлә районы Тулыбай авылында яшәүче Рашат һәм Нәкыя апа үзләренең алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алар 5 бала үстереп тормыш юлына бастыра. Хәзерге көндә 9 онык үстерергә ярдәм итәләр. Лаеклы ялда булсалар да район күләмендә үткәрелгән концертларда катнашмый калмыйлар. Нәкыя апа матур җырлаучы, ә Рашат абый матур итеп гармунда уйный. Бәйрәм кичәсендә, юбилярларны котлау йөзеннән ГХАТ бүлеге мөдире А.П. Куприянова катнашты һәм истәлекле бүләк тапшырды.