1 нче ноябрьдән алып 30 ноябрьга кадәр шәһәрдә 1837 туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.
Узган айда җиде бала тудыру йортларында 1220 бала рәсмиләштерелгән. Алар арасында: 374 – 1нче бала тудыру йортында, 201 – ДРКБда.
Искә төшерик, 2010 нчы елдан алып казанлылар бала тудыру йортларында ук туу турында таныклык ала алар. Туу турындагы документны рәсмиләштерер өчен түбәндәге документлар тапшырылырга тиеш: ата-ананың паспортлары, язылышу турында таныклык һәм медицина туу белешмәсе.