3 нче декабрь көнне Теләче район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле балалар һэм өлкәннәр өчен күңел ачу чарасы үтте. Әлеге чарада, балалар өчен, иң сөендергәне Кыш бабай һәм Кар кыз кулыннан күчтәнәчләр алу булды. Бу бәйрәмдә шигырьләр сөйләп, төрле уеннарда катнашкан нарасыйларның йөзеннән нур бөркелә иде.