Ана (гаилә) капиталын тапшыру тантанасы

2015 елның 2 декабре, чәршәмбе

2015 елның 2 декабрендә Яшел Үзән муниципаль районында башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Яшел Үзән районының тагын биш гаиләсенә, гаилә һәм балалар хакына ,453,026 мең суммасы белән куллана алу мөмкинлеге булды.

    Яшел Үзән районы Пенсия фонды Идарәсенең әйдәп баручы белгече Равил Вилданов улы Мифтахов бәхетле ата-аналарга ана капиталы сертификатларын тапшырды, шулай ук кая һәм нинди максат белән куллана алу мөмкинлеге хакында сөйләде.

    Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мәрьям Николай кызы Яковлева матур теләкләргә кушылып, гаиләләрне балалар саны артуы белән чын күңелдән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International