Бүген “Космос” яшьләр үзәгендә исәнлекләре чикле булганнарның декадасы ачылуга багышланган танатаналы кичә булды. Зәй районында 3047 кеше инвалид, шуларның 209 балалар. Кичәгә килүчеләр арасында күбесе физик яктан бәлки көчсезрәктер, ләкин алардагы көчле рух һәм ихтияр көче исән кешенекеләрдән дә күбрәк. Залда бер-берсе белән сөйләшү,күрешү һәм хәл-әхвәл сорашулардан гөрләп торды. Җырчылар чыгышы да көчле алкышлар белән бәйләнеп барды.