1 нче декабрь – бердәм гражданнарны кабул итү көне. 2013 елдан башлап нәкъ менә бу көнне, бөтен ил буенча партия вәкилләре Бердәм гражданнарны кабул итү көнен үткәрәләр. Бердәм гражданнарны кабул итү көнендә Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама Муниципаль районы да катнашты.
Проектның төп бурычы – һәр бүлмәгә мөрәҗәгать иткән гражданинның проблемаларын күтәрү, аларны чишү. Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә кичке 16 сәгатьттә бердәм гражданнарны кабул итүе башланды. Түбәнкамалылар, ГХАТ идарәсенең эшчәнлегенә бәйле булган төрле өлкәләренә кагылышлы сораулар белән килделәр. Кабат документларны бирү, башка ил гражданнары белән никахлашу турында проблемалар күтәрелде. Кемдер гади хокукый, ә кемдер юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ иде. ГХАТ идарәсе белгечләре бик теләп үзенең киңәшләре белән уртаклашып, юридик ярдәм күрсәтте, гражданнарны кызыксындырган сорауларга тиешле җаваплар бирде.