“50 ел гомер күп мени, бәхеттә узса һәр көнең”

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Балык Бистәсе районы Олы Кульга авылының иң күркәм гаиләсе дип Чумаковларны атап була. Инде менә 50 ел Виктор Николаевич белән Нина Васильевна тормыш сукмагыннан янәшә атлыйлар.

1965 нче елның көзендә туды бу гаилә. Ә бит алтын гомер көзен бергә каршы алу күп кешегә дә тәтеми. Виктор Николаевич белән Нина Васильевна бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә куәт, көч өстәп бәхетле гомер кичерәләр. Бер-бер артлы матур батыр уллар, сылу кызлар үстерәләр. Бергәләп түгелгән көчтән бөек йорт җиткезәләр. Гаилә башлыгы Виктор Николаевич 27 ел дәверендә авыл хуҗалыгында баш инжер булып хезмәт эшли. Хезмәтенә күрә хөрмәте белән “Авыл хуҗалыгының алдынгы хезмәткәре” исеменә лаек була. Ә аның тормыш иптәше Нина Васильевна җирле үзидарә советының сәркатип һәм баш хисапчы хезмәтен башкара.

Үз балалары Василий белән Галина турында алар зур горурлык хисе белән сөйлиләр. Бүгенге көндә бабалары шәһәрләрдә гомер итәләр, әмма әти-әниләре турында онытмый, һәрвакыт хәлләрен белешеп кунакка кайталар. Дәү әни белән дәү әтине сөендереп инде оныклар да буй җитте, инде оныкчыкларны да кулларына алып сөяр бәхетен татыды Чумаковлар.

Виктор Николаевич белән Нина Васильевнаның гаилә девизы “Шатлыкта да, кайгыда да – гел бергә”. Хәер, башкача булуы мөмкин дә түгелдер. Матур гомер юлын бер сулышты, бер-береңне аңлап, бер-береңне санлап яшәү бик бәхетлелеәргә генә насыйп була бит ул. Инде ярты гасыр гомер узса да, Чумаковлар беренче туй көнедәй бәхетле! Ә иң олы бәхет – алар бергә! Гомер юлыгыз талгын җырдай мәгънәле, сихри һәм эчтәлекле булсын дип телик бу матур гаиләгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International