ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парлар “Яратучы йөрәкләрдән изге эшләр” акциясендә  даими рәвештә һәм бик теләп катнашалар.

Шундый матур исемне мөселман календареның мәүлид аенда туганга күрә әнисе бирә, хәтта аның балачактагы фамилиясе Мәүлетова була. Тормышның ачысын, төчесен күргән йөзъяшәр Мәүлидә әби 19 яшендә кияүгә чыгып 8 бала тәрбияләп үстергән. Ире 1941 елда фин сугышына китеп 1945 елның августында гына 2-нче группа сугыш инвалиды булып кайта. Мәүлидә әби гомер буе колхозда хезмәт куя. Бүгенгесе көндә 9 оныкның һәм 14 оныкчыкның яраткан Ак әбисе булып матур картлык кичерә.

         Январьнең  соңгы атнасы  Казан шәһәре ГХАТ идарәсе һәм «Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре катнашында иртәнге радиоэфирдан «Гаиләне саклыйк» исемле  торгызу медиациясенә багышланган тапшырудан  башланды. Бу программа ел башыннан эшли башлады. Шәһәрнең  ГХАТ бүлекләрендә эшләүче психолог -медиатор белән  очрашудансоң берничә  пар гаиләләрен саклап калырга уйладылар.

Шәле авылында яшәүче Марфуга апа Файзрахманова бу көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга районның башлыгы Эдуард Дияров һәм социаль яклау булеге начальнигы Эльгиза Файзуллина килделәр.

26 нчы гыйнвар көнне Менделеевск районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итүче Чыңгыз Мирзасалих улы белән  Гөлфия Идрис кызы Рәшитовларны кайнар котлады. Бәхетле гаиләдә биш кыз тәрбияләп үстергән юбилярларны котлап: “ 60 ел бергә гомер итү барышында башкаларга да сөйләрлек хәтирәләр байтак җыелгандыр.

26 гыйнвар көнне ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә елның беренче игезәкләре – Анастасия белән Алёна Кузнецовлар теркәлде. Кызчыклар 22 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында дөньяга килделәр.

       60 ел бергə гомер кичергəн юбилярларны котлау,мəхəббəтнең бөтен каршылыкларны җиңгəнен күрү бик тə дулкынландыра. 

          26 нчы гыйнварь кɵнне  Югары Ослан муниципаль районында Иван улы Геннадий һәм Константин  кызы Вера Бобониннарның 60 ел бергә тигез гомер итүләрен бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.Аларның гаилəлəре яшь буын ɵчен үрнəк.

2016 елның 26 гыйнварында Чистай муниципаль  районы һәм Советының бүлек  начальниклары, республика министрлыклары  һәм ведомстволарының территориаль  подразделениеләре җитәкчеләре  белән планерка- киңәшмәдә ЗАГС  бүлеге начальнигы В. Н. Белова - Реутина  чыгыш ясады. 


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Яковлева М. Н китеп барган елның нәтиҗәләре турында белдерде.

 

        Кеше өчен гаиләдән дә кадерле нәрсә бар? Гаилә гомер буенча янәшәбездә булган иң  якын кешеләр, бер береңне аңлап, хөрмәт итеп, матур мөгамәләдә яшәү, шәхес буларак формалашуга һәм үсүгә этәргеч ясаучы, җылы атмосфера. Җәмгыятьнең нигезе буларак, гаилә мәдәни гореф гадәтләрне  һәм буыннар бәйләнешен  саклаучы да булып тора.

      Бәйрәм кичәсендә 8 гаилә катнашты,. һәр кайсы үз гаиләсесенең гореф-гадәтләрен, тарихын тасвирлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International