2016 елның беренче игезәкләре

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

26 гыйнвар көнне ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә елның беренче игезәкләре – Анастасия белән Алёна Кузнецовлар теркәлде. Кызчыклар 22 гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында дөньяга килделәр.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән бәбиләрнең әти-әнисен – Александр белән Светлананы әлеге шатлыклы вакыйга белән ихлас котлыйбыз. Кызлар сәламәт, бәхетле булып үссеннәр, ә  гаиләләрендә бары тик мәхәббәт һәм ярату хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International