60 ел бергə гомер кичергəн юбилярларны котлау,мəхəббəтнең бөтен каршылыкларны җиңгəнен күрү бик тə дулкынландыра.
26 нчы гыйнварь кɵнне Югары Ослан муниципаль районында Иван улы Геннадий һәм Константин кызы Вера Бобониннарның 60 ел бергә тигез гомер итүләрен бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.Аларның гаилəлəре яшь буын ɵчен үрнəк. Алар үзлəренең бəхетлəре итеп ике кызларын,дүрт оныкларын һəм дүрт оныкчыкларын саныйлар. Балалары хәзерге көндә укудагы,хезмəттəге уңышлары,тату һəм матур гаилə булулары белəн əти-əнилəрен сөендереп яшиләр.
60 ел бергə гомер иткəн юбилярларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.