Январьнең соңгы атнасы Казан шәһәре ГХАТ идарәсе һәм «Ышаныч» үзәге хезмәткәрләре катнашында иртәнге радиоэфирдан «Гаиләне саклыйк» исемле торгызу медиациясенә багышланган тапшырудан башланды. Бу программа ел башыннан эшли башлады. Шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә эшләүче психолог -медиатор белән очрашудансоң берничә пар гаиләләрен саклап калырга уйладылар.
«Гаиләне саклыйк» программасы ГХАТ идарәсе һәм «Ышаныч» үзәге инициативасы белән эшләнгән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты алган, проект гаиләләрне саклап калучы юнәлдерелгән.