2016 елның 26 гыйнварында Чистай муниципаль районы һәм Советының бүлек начальниклары, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль подразделениеләре җитәкчеләре белән планерка- киңәшмәдә ЗАГС бүлеге начальнигы В. Н. Белова - Реутина чыгыш ясады. Ул узган 2015 елда эшләнгән эшләр һәм демографик күрсәткечләр турында сөйләде, туучылар санының 0,01 процентка артуын, аерылышучылар санының кимүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта Татарстандагы кебек үк теркәлгән никахлар саны да кимегән.
2016 елга ЗАГС бүлеге алдында өстенлекле мәсьәләләр булып демогарафик күрсәткечләрне яхшыртуга этәргеч бирү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм пропагандалау, электрон төрдә хезмәт күрсәтү тора.