Зөбәрҗәт туй

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

26 нчы гыйнвар көнне Менделеевск районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итүче Чыңгыз Мирзасалих улы белән  Гөлфия Идрис кызы Рәшитовларны кайнар котлады. Бәхетле гаиләдә биш кыз тәрбияләп үстергән юбилярларны котлап: “ 60 ел бергә гомер итү барышында башкаларга да сөйләрлек хәтирәләр байтак җыелгандыр. Бүген сезнең  янга сезне яратучы һәм хөрмәт итүче балаларыгыз , оныкларыгыз җыелган. Без сезгә киләчәктә дә гаилә бәхете телибез,”- диде ЗАГС җитәкчесе Фаина Козырева. Бүгенге көндә юбилярлар өчен  11 оныклары һәм 12 оныкчыклары төп байлык булып тора.

“ Гаилә бәхете күп очракта хатын-кыз кулында ”, - диде Гөлфия апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International