"Эшлекле дүшәмбе"

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Яковлева М. Н китеп барган елның нәтиҗәләре турында белдерде.
Үзенең чыгышында докладчы хәбәр иткәнчә, 2015 елда Яшел Үзән муниципаль районында барлыгы 5946 гражданлык хәле актлары теркәлгән,: шуларның 1662 акт туу турында, 1046 актларын никахлашу турында, 573 акт турында аерылышу, 21 акт уллыкка (кызлыкка) алу турында, 294 акт баланың әтисе булуны тану турында, 61 турында акт исем алыштыру һәм 2289 үлем турында акт. Моннан тыш, 8568 бүтән юридик әһәмиятле гамәлләр башкарылган.
Мәрьям ханым билгеләп үткәнчә, гомуми теркәлгән саннан караганда 62% яңа туган бала  икенче һәм аннан күбрәк гаиләдә туган. Малайлар кызларга караганда күбрәк туды, 5 гаиләдә игезәк балалар дөньга килде. Гомуми саннан алганда  380 бала яки 23% тулы булмаган гаиләләрдә туган, узган елга караганда 16% - ка азрак.
ГХАТ булеге җитәкчесе Яковлева М. Н. 2015 елда никах теркәү һәм аерылышуны алдагы еллар динамикасы буенча чагыштырып тәкъдим итте. Икенче ел рәттән Яшел Үзән районында  2015 ел нәтиҗәләре буенча аерылышучылар саны кимегән, 2,5% ка.

2015 елнын Яшел Үзән муниципаль районнында 2289 үлем турында акт теркәлгән  , алдагы елга караганда бу 5,3 процентка түбәнрәк. Шул ук вакытта максималь үлүчеләр саны 55 яшьлек ир-атларга туры килә һәм аннан да күбрәк, хатын-кызлар арасында 70 һәм аннан да күбрәк.
"Кызганычка каршы, статистика мәгълүматларына караганда, ГХАТ бүлеге күрсәткәнчә үлү актлары туу белән чагыштырганда арта, тик аерма актлар саны, туу һәм үлү турындагы сизелерлек кими",- диде Мәрьям Николаевна.
Яковлева М. Н үзенең доклады ахырында 2015 елда  гаилә кыйммәтләре ныгытуга юнәлтелгән, гаилә статусын күтәрү, аналар һәм аталар тәрбияләү, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хокукын үстерү турында чаралар үткәрелгән турында әйтеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International