Апас районы Берләш авылында яшәүче Җантимиров Ибраһим абый белән Зөһрә апа бу арада үзләренең зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Ибраһим абый гомерен урманчылыкка багышлаган, ә Зөһрә апа туган авылының колхозында төрле эшләрдә эшләгән.
Болгар шәһәренең Пыровлар гаиләсе узләренең олуг бәйрәмнәрең, жәухәр туйларың бәйрәм иттеләр.
Тирә-яктагы җылылыкка һәм бәхет чатлыкларына сирпеп Николай Иван улы белән Александра Владимир кызы 60 ел бергә матур, тату яшиләр.
Һәр кешенең тормышында гомергә хәтердә калырлык кадерле минутлар, сөенечле вакыйгалар була. Олы Батрас авылында яшәүче Мельниковлар гаиләсендә дә 2016 нчы елның 26 нчы гыйнварында шундый шатлыклы һәм истәлекле көн никах теркәү булды. Мельниковлар гаиләсе 4 ул тәрбияләп үстерделәр, шуларның өчесе Төги авылында, туган җирләрендә тракторчылар булып эшлиләр. Яшьләр үз туган җирләрендә үзләренең өйләрен төзергә хыялланалар. Яшләрнең туган җирләренә, хезмәткә булган мәхәббәтләре зур хөрмәтткә лаек.
26 январь көнне Ютазы районы Бәйрәкә-Тамак авылында яшәүче хезмәт ветераны Хәкимә апага 90 яшь тулды. Ул бу зур гомер бәйрәме көнне бүләкләр, чәчкә букетлары, матур котлау сүзләре кабул итте.
2016 елның 26 гыйнварында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды. Бәхетле ата-ана Айрат һәм Ләйсән р, беренче тапкыр ата-ана булыдылар, аларның яшь гаиләдә кызлары туды. Матур һәм сирәк исемле Мәликә әти-әнисенә мәхәббәт һәм шатлык китерде.
2016 елның гыйнвар аенда Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, беренче игезәк ир малайлар туды.
Кузнецовлар гаиләсендә ике уллары туган, аларны әти-әниләре Даниил һәм Кирилл дип исем кушкан.
ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле ата-аналарга яңа туган балаларның туу турында таныклыкларын тапшырдылар.
2016 елның 25 гыйнварында Мөслим муниципаль районы Метрәй авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Димиев Исрафил Дими улын тантаналы рәвештә 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Традиция буларак, юбилярны котларга район Советы аппаратыҗитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе барды.
2016 нче елның 26 январендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 2 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында ГХАТ бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина сөйләде. Ахырда укучылар эш кабинетлары, архив белән таныштылар.
25 январь көнне Келәш авылында яшәүче Ахманова Мансура Салиховна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Аппарат җитәкчесе Людила Абрамова,Келәш авыл җирлеге Башлыгы Ильдар Халиков килделәр. Кунаклар Мансура Салиховнага Россия Президенты Владимир Путин котлавын, Район Башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән котлау һәм чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырдылар.