Бу елның беренче пары Анна һәм Алексей Лайковлар, никахлары теркәү көнендә, Троицский соборында никахлашканнан соң, кункалары белән бергә, кунакчыл Серебряковлар йортына, XIX гасыр туй йоласына килеп эләктеләр һәм моңа бер дә үкенмәделәр. Мондый көндә музейда булу туй көнен тагын да истәлелерәк итә.
Ветеран Бәхетле карт ул: дүрт кызы, дүрт улы да исән, онык-оныкчыклары да илледән артып китә. Сугышның үзәгендә кайнаган Александр Константинович орден-медальләр тагылган костюмын гомер иткән хатынының килен булып төшкән сандыгында кадерләп саклый. Тормыш иптәше Верасы гына исән түгел, бу якты дөньядан китүенә дә ун ел вакыт узган инде. Ә костюмын Бөек Җиңү көнендә, туган көнендә, очрашуларга барганда гына кия ул. Юбилее көнне дә кунакларны медальләрен чыңлатып каршы алды.
Шанс дип исемләнгән танышулар клубы, районыбыздагы ялгызлыктан интегүчеләр, мәхәббәт һәм тормыш иптәше эзләүчеләр өчен Яңа елда тагын да күбрәк мөмкинлекләр тәкъдим итә. Чөнки, мамадыш димчеләре Мәскәү, Балтач, Кукмара һәм Азнакайдагы хезмәттәшләре белән тыгыз эшчәнлек алып бара башлады. Хәзер инде клубның базасында үзенә иптәш эзләүчеләр турында күбрәк мәгълүмат тупланган.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә яшь парларның ярәшү көне булып үтте. Яшьләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Л.Р.Зиннатуллина котлады һәм истәлекле бүләк һәм туйга чакыру тапшырды.
Бүген, 27 гыйнвар, иртэнге 10.00 "Махсус кунак" программасында туры эфирда Яр Чаллы ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г. Зарипова булды. ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2015 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2016 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.
Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы беренче пар игезәкләрне теркәделәр. Тимофеевлар гаиләсендә туган кызларга Ульяна һәм Юлиана дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм кызчыкларының сау-сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен теләп калды!
2016 нче елның 27 январендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге Кече коллегиясенең 8 нче утырышы узды. Утырышта Зәй муниципаль районында гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлекнең 2015 елдагы нәтиҗәләре һәм 2016 нче елга планнар каралды. Утырышны Зәй муниицпаль районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев һәм Зәй муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе И.Ф.Хафизов алып бардылар.
Яңа Сәрдек авылында яшәүче Фоат Фатхрахманов 90 яшьлек һәм Анна Димитриева Пчеловод авылыннан 95 яшьлек узләренең олы юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярларны район Башлыгы Сергей Димитриев гомер бәйрәме белән котлады. Шулай ук район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, җирлек башлыклары котлады. Туган көн ияләренә Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләклэре тапшырылды.
Бәйрәмдә район Советы депутаты ,район башлыгы В.М.Козлов ЗАГС бүлеге җитәкчесе А.Р.Мирьякупова, миграция бүлеге җитәкчесе Г.М.Юрева, авыл җирлеге башлыклары, әти-әниләр катнашты.. Яшьләргә котлау сүзләре яңгырады.
Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, тулы Дан орденнары кавалеры Павел Алексеевич Карповның тол хатыны Татьяна Андреевна якыннары арасында үзенең юбилеен билгеләп үтте.