Тәтеш районының яшь парлары музейда

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бу елның беренче пары Анна һәм Алексей Лайковлар, никахлары теркәү көнендә, Троицский соборында никахлашканнан соң, кункалары белән бергә, кунакчыл Серебряковлар йортына, XIX гасыр туй йоласына килеп эләктеләр һәм моңа бер дә үкенмәделәр. Мондый көндә музейда булу туй көнен тагын да истәлелерәк итә.

Социаль статуска карамастан, кияү белән кәләш Князь һәм Князь хатынына әйләнделәр. Күңелле бәйрәм башланып китте, кияү белән кәләш шаян сынауларда катнаштылар. Кунаклар да  XIX гасыр костюмнарын киеп, сәүдәгәрләргә, укчыларга, байбикәләргә әйләнеп, туйны тагын да җанландырдылар. Шәһәр кешеләренең күңелләренә иң хуш килгәне “Городничийның” яшьләрне котлап, “туй тентү”ен тапшыруы булды. Бу көнне барысы да канәгать һәм бәхетле булулары турында фотосүрәтләр сөйли.

Музей хезмәткәрләре яшь парларның теләкләрен һәрвакыт исәпкә алып, яңа төрле шуклыклар уйлап табалар. Шуңа күрә күбесе әлеге музейдан киткәндә, тагын монда килеп, балаларына әти-әниләренең гаилә тормышы башланган урынны күрсәтәчәкләре турында ышандырып китәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International