ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

      Авылда  үрнәк  гаиләләр  бик  күп. Бу бәйрәмдә  пар  канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып  яшәүче иң матур гаиләләр кунакта булды. Алар- Галимҗановлар, Козаревлар,  Нигматҗановлар, Мәрдановлар,  Һидиятуллинар, Николаевлар.  Һәр  нәсел үзенең чыгышларын  искиткеч матур, эчтәлекле итеп әзерләде, экран аша аларның нәсел шәҗәрәләре һәм презентацияләре күрсәтелде.  Чыгышлары  биюләр, җырлар,  матур  скетчлар   белән аралашып барды.

    Гаиләләргә Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 нче елның 28 гыйнвар  көнне 17 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне тантаналы рәвештә ГХАТ идәрәсе башлыгы Р.Г.Зарипова ачты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч Е.Л.Шуралева,  Үзәк УФМС  бүлегенең белгеч-эксперт һәм Автозавод УФМС бүлегенең инспектор  катнаштылар.

     Бәйрәм күтәренке рухта узды.

28 гыйнварь көнне Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  21 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

Балаларына яхшы урнәк булган, ә балалары, үз чиратында, әти-әнидән калаган матур йолаларны саклаган, чын мәгънәсендә, дәрәҗәле, лаеклы гаиләләр Арча районында бик күп. Нәкъ менә шундый гаиләләр 2016 елның 26 гыйнварендә ЗАГС бүлегендә кунак булдылар.  Рафаиль һәм Наҗия Фроловлар, Илсур һәм Сания Әхмәтгалиевлар, Равил һәм Минҗиһан Миннуллиннар, Фарук һәм Мөршидә Зиятдиновлар, Мәҗит һәм Тәскирә Шакировлар  гаиләләрен алтын юбилейлары белән котлыйбыз һәм  аларага озын гомер, сәламәтлек телибез.    менә шундый гаиләләр 2016 елның 26 гыйнварендә ЗАГС бүлегендә кунак булдылар.  Рафаиль һәм Наҗия Фроловлар, Илсур һәм Сания Әхмәтгалиевлар, Равил һәм Минҗиһан Миннуллиннар, Фарук һәм Мөршидә Шакировлар гаиләләрен алтын юбилейлары белән котлыйбыз һәм  аларага озын гомер, сәламәтлек телибез.    

Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе, “Арча район мәдәният йорты әледән-әле яңа бәйгеләр игълан итеп торалар. Ә район халкы бу бәйгеләрдә бик төләп катнаша. Шундый бәйгеләрнең берсе - “Төп йорт килене – 2016” бәйгесе. Бәйгедә төп йортта яшәүче, чикләнмәгән яшькә кадәр булган, киленнәр катнаша ала.Әлегә зона ярышлары бара. Соңыннан Арчада гала-концерт була. Финал ярышында җиңүчеләргә бүләкләре яхшы.  1-2 урынга— суыткыч, 3 урынга — автомат кер юу машинасы. 4-7 урыннарга кызыксындыру бүләкләре — тузан суырткычлары.

28 гыйнвар  2016елда Апас районы хакимиятенең зур утырышлар залында гыйнвар аенда 14 яше тулган унбиш егет һәм кызга тәүге паспортлар тапшыру тантанасы үтте.  Бу чара балалар күңелендә бик озак сакланыр әле. Кулларына шәхесне раслаучы беренче документ алган балаларның әти-әниләре, туганнары аларга үз бүләкләрен һәм чәчәкләр тапшырдылар.

28  гыйнварда Баулы муниципаль  районы  Татар Кандызы авылында яшәүче  Шаймардановлар гаиләсе Алтын түйларын билгеләп үттеләр. Илгизәр абый һәм Тәкмилә апа гомер бүе авыл хүҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыкканар, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Кечкенә яштәнук Фәузия Ахмадулла кызы Нурутдинова , туган якка сокланып узен рәссам итеп сынап караган. 


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Бу очрашулар вакытында медиатор гаеплеләрне эзләми, тәнкыйтләми, үзенең фикерен көчләп такмый. Медиатор үпкәләүләр, ачу килүләрне ничек җиңәргә, уртак тел табарга, перспективаларны курә белергә булыша. Гыйнвар аенда бу очрашуларның беренче нәтиҗәләре булды инде. Берничә очрашудан соң аерылышуга гариза биргән 3 пар килештеләр, 4 пар андый гариза язудан тыелып калды. Мондый очрашулар һәр атнаның чәршәмбе көнендә үткәрелә. Алдан язылу 2229083 телефонында.

Бүген, 28 гыйнвар көнне, ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә елның 100 нче сабые тууы теркәлде.

53 см озынлыкта, 3 кг 478 г авырлыктагы малайга Морат дип исем куштылар. Эльдар һәм Динара Гафиятуллиннар гаиләсендә сабый – көтеп алынган беренче бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International