28 гыйнварда Баулы муниципаль районы Татар Кандызы авылында яшәүче Шаймардановлар гаиләсе Алтын түйларын билгеләп үттеләр. Илгизәр абый һәм Тәкмилә апа гомер бүе авыл хүҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыкканар, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.
ГХАТ бүлегендә аларны район башкарма комитеты җитәкчесе үрынбасары И. Хүснүллина, социаль центр җитәкчесе Р. Саттарова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Мүрсалимова, балалары, оныклары җылы котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Юбилярларның авылдашы Айрат Хөсәенов музыкаль буләк белән чычыш ясады.