Бүген Казан ГХАТ Идарәсендә катлаулы гаилә ситуациясендә калган парлар өчен медиация буенча очрашу булды

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бу очрашулар вакытында медиатор гаеплеләрне эзләми, тәнкыйтләми, үзенең фикерен көчләп такмый. Медиатор үпкәләүләр, ачу килүләрне ничек җиңәргә, уртак тел табарга, перспективаларны курә белергә булыша. Гыйнвар аенда бу очрашуларның беренче нәтиҗәләре булды инде. Берничә очрашудан соң аерылышуга гариза биргән 3 пар килештеләр, 4 пар андый гариза язудан тыелып калды. Мондый очрашулар һәр атнаның чәршәмбе көнендә үткәрелә. Алдан язылу 2229083 телефонында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International