Авылда үрнәк гаиләләр бик күп. Бу бәйрәмдә пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта булды. Алар- Галимҗановлар, Козаревлар, Нигматҗановлар, Мәрдановлар, Һидиятуллинар, Николаевлар. Һәр нәсел үзенең чыгышларын искиткеч матур, эчтәлекле итеп әзерләде, экран аша аларның нәсел шәҗәрәләре һәм презентацияләре күрсәтелде. Чыгышлары биюләр, җырлар, матур скетчлар белән аралашып барды.
Гаиләләргә Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.