Бүген, 28 гыйнвар көнне, ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә елның 100 нче сабые тууы теркәлде.
53 см озынлыкта, 3 кг 478 г авырлыктагы малайга Морат дип исем куштылар. Эльдар һәм Динара Гафиятуллиннар гаиләсендә сабый – көтеп алынган беренче бала.
Бәхетле гаиләне, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән, ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Аларга һәрвакыт зур уңышлар, иминлек юлдаш булсын, ә нарасый сәламәт, акыллы, шук булып үссен, шаянлыгы белән тирә-юньдәгеләрне сөендереп торсын!