Балаларына яхшы урнәк булган, ә балалары, үз чиратында, әти-әнидән калаган матур йолаларны саклаган, чын мәгънәсендә, дәрәҗәле, лаеклы гаиләләр Арча районында бик күп. Нәкъ менә шундый гаиләләр 2016 елның 26 гыйнварендә ЗАГС бүлегендә кунак булдылар. Рафаиль һәм Наҗия Фроловлар, Илсур һәм Сания Әхмәтгалиевлар, Равил һәм Минҗиһан Миннуллиннар, Фарук һәм Мөршидә Зиятдиновлар, Мәҗит һәм Тәскирә Шакировлар гаиләләрен алтын юбилейлары белән котлыйбыз һәм аларага озын гомер, сәламәтлек телибез.