«Төп йорт килене» бәйгесе

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениесе, “Арча район мәдәният йорты әледән-әле яңа бәйгеләр игълан итеп торалар. Ә район халкы бу бәйгеләрдә бик төләп катнаша. Шундый бәйгеләрнең берсе - “Төп йорт килене – 2016” бәйгесе. Бәйгедә төп йортта яшәүче, чикләнмәгән яшькә кадәр булган, киленнәр катнаша ала.Әлегә зона ярышлары бара. Соңыннан Арчада гала-концерт була. Финал ярышында җиңүчеләргә бүләкләре яхшы.  1-2 урынга— суыткыч, 3 урынга — автомат кер юу машинасы. 4-7 урыннарга кызыксындыру бүләкләре — тузан суырткычлары.

 Гаилә, гаиләдәге килен-кайнана мөнәсәбәтләре, гореф-гадәтләр, милли әхлакый сыйфатлар чагылдырылган бу бәйге артыннан без дә бик теләп күзәтеп барабыз.

Шулай ук, “Арча хәбәрләре” газетасының “arskmedia.ru” сайтында “Кайнана белән килен” исемле бәйге башланып китте. Кайнана белән килен мөнәсәбәтләрен чагылдырган оригиналь фотосүрәтләр җибәрергә кирәк. Фотосүрәтләрне контакт сайтында “Арча хәбәрләре” битенә яки “arvestnik@yandex. ru” электрон почтасына җибәрергә кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, катнашыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International