Апаста ел башыннан беренче паспортлар тапшырылды

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

28 гыйнвар  2016елда Апас районы хакимиятенең зур утырышлар залында гыйнвар аенда 14 яше тулган унбиш егет һәм кызга тәүге паспортлар тапшыру тантанасы үтте.  Бу чара балалар күңелендә бик озак сакланыр әле. Кулларына шәхесне раслаучы беренче документ алган балаларның әти-әниләре, туганнары аларга үз бүләкләрен һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Кошта авылыннан Тәскирә Хафизова, Апастан Гөлнара Фәхертдинова бу тантананы оештыручыларга барлык әти-әниләр һәм балалары Илнур, Аяз исеменнән зур рәхмәтләрен җиткерүебезне үтенделәр.

Гадәттәгечә, киләсе айның соңгы чәршәмбесендә тагын уннан артык яшүсмергә шундый ук тантаналы шартларда паспортлар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International