Мамадышның танышулар клубы “ШАНС” ун парны ГХАТ бүлегенә китергән

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

    Шанс дип исемләнгән танышулар клубы, районыбыздагы ялгызлыктан интегүчеләр, мәхәббәт һәм тормыш иптәше эзләүчеләр өчен Яңа елда тагын да күбрәк мөмкинлекләр тәкъдим итә. Чөнки, мамадыш димчеләре Мәскәү, Балтач, Кукмара һәм Азнакайдагы хезмәттәшләре белән тыгыз эшчәнлек алып бара башлады. Хәзер инде клубның базасында үзенә иптәш эзләүчеләр турында күбрәк мәгълүмат тупланган.

    Мамадыш районының танышулар клубы “Шанс” үзенең зшчәнлеген 3 ел элек алып бара башлады. Шул вакыт эчендә димчеләр унлап кешеләрне таныштырдылар, һәм шул парлар ГХАТ бүлеге аша мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәделәр.

   Әйтергә кирәк, калган танышулар клубы үзләренең хезмәтләре өчен акча алса, мамадыш димчеләре бөтенләй бушка эшли. Һәрбер килгән клиентка аерым караш гарантияләнгән, танышырга теләгән икенче парларына булган бар теләкләре хисапка алына.

   Кызыклы мәгълүмат, Мамадыш районының өйләнмәгән ир-атларының уртача яше 40-55, ә кияүдә булмаган хатын-кызлар 35-55 яшькә тикле. Шулай да, алар арасында 30 яшьлекләре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International