Кече Мәмедә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов олуг юбилее уңаеннан ике котлау хаты алды

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Ветеран Бәхетле карт ул: дүрт кызы, дүрт улы да исән, онык-оныкчыклары да илледән артып китә. Сугышның үзәгендә кайнаган Александр Константинович орден-медальләр тагылган костюмын гомер иткән хатынының килен булып төшкән сандыгында кадерләп саклый. Тормыш иптәше Верасы гына исән түгел,  бу якты дөньядан китүенә дә ун ел вакыт узган инде. Ә костюмын Бөек Җиңү көнендә, туган көнендә, очрашуларга барганда гына  кия ул. Юбилее көнне дә кунакларны медальләрен чыңлатып каршы алды.

Сез, Александр Константинович, Кайбычыбыз, республика, илебезнең иң кадерле кешесе, без сезнең белән чиксез горурланабыз, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аңа бүләкләрен тапшырып.

– Кулына корал алып, ил азатлыгы өчен күтәрелгән сугышчылар буыны алдында без мәңгелек бурычлы.Төп максатыбыз – районда яшәүче барлык сугыш ветераннарын даими игътибар үзәгендә тоту, кирәк булса, ярдәм кулы сузу. Без сезнең өчен барысын да эшләргә әзербез.  Сезнең  улыгыз, киленегез, оныкларыгызның кайгыртуын тоеп, кадер-хөрмәттә яшәвегезне дә беләбез. Рәхмәт аларга. Сезнең белән яшәүче улыгыз Юрий да Әфганстанда хезмәт итеп кайткан. Икегез дә тынычлык сакчылары сез. Алга таба да тыныч көннәрнең рәхәтен күреп озак яшәргә язсын дип тәмамлады ул үзенең котлауын.

Район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева да  иң җылы теләкләрен җиткерде ветеранга.

 – Минем бар теләгем –  балаларыбыз, оныкларыбызга сугыш ачыларын татырга язмасын. Илләр белән илләр, төрле милләт кешеләре бер-берсе белән дус-тату яшәсен, – диде Александр Ершов. – Ике ел рәттән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга алып бардылар. Аның белән төшкән фотоны стенага элеп куйдым.

Александр Ершов  сугышчан юлы турында да сөйләде. Ул еллардан соң инде бик күп сулар акса да, сугыш афәтләре онытылмый. Ул мәңгелеккә аның йөрәгенә уелып калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International